Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының урак алдынгылары

Район комбайнчылары арасында, 3 нче группада, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятеннән Сергей Борисов иң алда. Ул “Полесье КЗС-1218-29” комбайнында 1863 тонна бөртек суктырган.

Шул ук хуҗалыкта “Тукано-450”дә эшләүче Альберт Санчилеевның күрсәткече 1806 тонна. “БИО АГРО”дан Марсель Нигъмәтуллин, Олег Ермишов, Дмитрий Петров, Рәмис Нигъмәтуллин, Илдар Зөфәров, “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан Михаил Корнилов та лидерлар арасында, бу сезонда 1797-1644 тонна бөртек җыйганнар.

4 нче группада, “БИО АГРО”да “Торум-750”дә эшләүче Владимир Денисов беренче, ул 1913 тонна бөртек суктырган.

Әлеге күрсәткечләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә 25 августка тупланган. Кызганыч, кайбер хуҗалыклар үз уңганнары турында мәгълүмат бирмиләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X