Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкалыларның күптәнге хыялы тормышка ашты

Ниһаять ульяновкалыларның дистә еллар хыялланганы тормышка ашты - биредә 50 урынга балалар бакчасы ачтылар. Шактый зур, 667 квадрат метр мәйдан биләүче, заманча җиһазланган мәһабәт бина нибары җиде ай эчендә төзелде. Монда Михаил Кондаков җитәкләүче осталар - Казан төзүчеләре бик сыйфатлы эшләгәннәр. Төп кабинетлардан тыш, медицина һәм методик кабинетларга да урын...

Ниһаять ульяновкалыларның дистә еллар хыялланганы тормышка ашты - биредә 50 урынга балалар бакчасы ачтылар.

Шактый зур, 667 квадрат метр мәйдан биләүче, заманча җиһазланган мәһабәт бина нибары җиде ай эчендә төзелде. Монда Михаил Кондаков җитәкләүче осталар - Казан төзүчеләре бик сыйфатлы эшләгәннәр. Төп кабинетлардан тыш, медицина һәм методик кабинетларга да урын табылган, азык-төлек блогы, кер юу пункты да иркен. Тышкы якта спорт һәм уен мәйданчыклары ясалган, юл һәм сукмаклар асфальтланган. Бина чәчәкләр эчендә утыра.
"Йолдызчык" - "Звездочка" бакчасын ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
-Шатлык китерү безнең өчен бик күңелле. Мәктәп тә, балалар бакчасы да авылны саклап калуның мөһим атрибуты,- диде ул. - Алардан, авылдан башка халыкның телен, мәдәниятен саклап кала алмыйбыз, авыл - таянычыбыз.
Безгә авылдагы тормыш шартларын шәһәрнекенә максималь якынайтырга кирәк.
-Бина эченә керсәң, могҗиза. Мондый бакча бик кирәк иде, рәхмәт, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, бу эштә ярдәм иткән республика җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдереп.
Шул ук Ульяновка авыл җирлегендә тагын бер тантана булды - Сосновкада күпфункцияле үзәкне дә Рөстәм Миңнеханов катнашында ачтылар.
Клуб, ФАП, күчмә китапханә дә сыешкан җыйнак яңа бина бу поселокта иң матуры. Биредә Яңа Чишмә районы төзүчеләре нык тырышкан.
-Газ, су, электр, канализация челтәрләрен дә ясадык, су өчен линияне аерым скважинадан ук суздык, - ди подрядчы оешма җитәкчесе Хәлим Билданов. - Төзелешкә республика бюджетыннан 9,5 миллион сум акча бирелде, моңа районнан да байтак сумма өстәделәр.
100 урынлы тамаша залы, аерым кабинетлар, эш урыннары, бина тирәсе Рөстәм Миңнехановка да бик ошады.
-Без һәр елны һәр районда бер мәдәният йорты төзибез, авыл өчен алар бик кирәк, - диде ул. - Без шуның белән дә көчле, төрле милләт, төрле дин вәкилләре дус һәм тату яши.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да үз чыгышында районда республика программаларының уңышлы эшләвен әйтте. Быел гына да әлеге программалар буенча, төрле объектлар төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 700 миллион сум чамасы бюджет акчасы җәлеп ителгән.
Сосновкада яшәүче Ирина Владимирова да бүгенге бәйрәмнән канәгать.
-Элеккеге клубыбыз нык искергән иде, яңасына сөенми мөмкин түгел, - ди ул.
Бүген биредә яңа, затлы клубта беренче концерт та булды. Киләчәктә артистлар да ешрак килер, Сосновканың үз артистлары да сәхнәдә югалып кала торганнардан түгел.
Ульяновкада һәм Сосновкада ачылган биналарга кирәк-ярак алуга 100әр мең сумга сертификат та бирделәр, анысы да зур бүләк.
Районга килгәч, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә дә корды. Кыска гына сөйләшүдән аңлашылганча, Миңнеханов безнең районда авыл хуҗалыгы тармагының тизрәк аякка басуын, маллар санын арттыруыбызны тели, аны көзге кыр эшләренең барышы да кызыксындыра. Аларын да булдырсак, дәрәҗәбез артачак, билгеле.
Чаралардан фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/6951-v-cheremshanskom-rayone-pobyival-lider-tatarstana-rustam-minnihanov-fotoreportazh.html

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульяновка Сосновка авылы

2
X