Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка мәктәбенең үсентеләренә, яшелчәләренә дә сорау бар

Әлеге мәктәп коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында җиләк-җимештән, яшелчәдән югары уңыш һәм табыш алу өчен иртә яздан эшкә кереште.

Мәктәпнең ике теплицасы бар. Җылы һава торышы урнашкач, тәрәзә төбендә тартмаларда үстерелгән чәчәк, помидор, татлы борыч үсентеләрен теплицаларга күчерәләр.

-Без петуния, циния, вербина, сальвия, кашкарый, бәрхет чәчәкләренең төрле сортларын, төрле төслеләрен үстерәбез. Һәйкәл янына утыртырга дип, иртәрәк чәчкән, салкынга чыдам, петуния, бәрхет гөлләре инде чәчәк атып утыра, - ди мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире Светлана Краснова. - Барлыгы 2000ләп чәчәк үсентеләре әзерлибез, билгеле, үзебездән артканын сатабыз. Үткән елда моңардан 2 мең сум тирәсе керем алдык. Клиентлар да эзләп йөрисе түгел, авыл халкы үсентеләрне бик тиз алып бетерә.

Якын көннәрдә 600ләп төп помидор, 150ләп төп татлы борыч та теплицада тамыр җибәрәчәк. Әлеге үсентеләрнең дә бер өлеше сатуга кала. Биредә үскән кәбестә үсентеләрен, яшел суган һәм редиска сатудан кергән акча да мәктәпнең өстәмә чыгымнарын каплауга тотылачак.

Үткән ел мәктәп бакчасында  кәбестәне күп үстергәннәр, ульяновкалыларның тозлы бу яшелчәсенә сорау зур булган, үзләреннән арткан кыяр һәм алмага да хуҗалар табылган.

Быел да мәктәп яны тәҗрибә участогында бәрәңге, суган, сарымсак, кишер, аш чөгендере, кәбестә дә урын алачак. Аларның орлыклары әзер.

-Башка елларда яшелчәләр утыртуга мәктәп укучылары да җәлеп ителсә, быел техник хезмәткәрләр белән эшлибез, - ди мәктәп директоры Андриян Тимирясов. - Алмагачлары арасына газон үләне чәчәргә ниятләп торабыз.

Мәктәпнең яшелчә сакларга урыны бар. Моңа кадәр уңышларын подвалда сакласалар, үткән ел алар күмәк көч белән зур баз ясаганнар, яшелчәләре анда бик яхшы кышлаган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев