Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновка мәктәбендә яшь урманчылар игелек кылып танылалар

Ульяновка мәктәбендә “Игелек атнасы” үткәрелеп, аның барышында байтак күркәм чаралар оештырылган.

Укучылар Ульяновкада чишмә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсен чисталаганнар, ветеран укытучыларның, шул исәптән 100 яшьлек якташлары Константин Васильевның да хәлен белгәннәр.

-Бездә мәктәп урманчылыгы да бар, ул районда бердәнбер. Алты ел чамасы элек оешкан бу “Яшь урманчы” мәктәп урманчылыгы эшен презентацияләде, анда үзләре, башкарылган чаралар турында сөйләделәр, - ди мәктәп директоры урынбасары Вера Ломоносова. – Алар хәтта “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” Бөтенроссия смотр – конкурсында билгеләнеп, Диплом белән бүләкләнделәр. Яшь урманчыларның әлеге оешмасы Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларның быел узган өченче слетында сертификат алган, премия белән бүләкләнән.

Алар соңгы вакытта гына да, урман хуҗалыгы заказы буенча, 40 данә сыерчык оясы ясаганнар, “Игелек атнасы” көннәрендә өмәләр оештырганнар, территорияләрне җыештырганнар.  Алар утырткан агач үсентеләре әллә ничә йөз үк.

“Игелек атнасы” иганә ярминкәсе белән төгәлләнде. Укучылар һәм укытучылар үстергән , җыйган яшелчәләр, җиләк-җимеш сатудан кергән акчаларны мәктәп ихтыяҗларына тотачаклар.

Сүз уңаеннан, әлеге ярминкәдә үзенә күрә тагын бер ярминкә булды – анысында Сосновкада яшәүче Прокопьевлар гаиләсе үзләре ясаган уенчыклар куелды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев