Ульяновка мәдәният йортында ремонт бара. Бинаны тышкы яктан җылытып, сайдинг белән тышлаячаклар.
Әлмәттән килгән осталар мәдәният йортына алып керүче зур ишекне дә яңартырга тиешләр. Котельныйда да эш бар: монда яңа ишек һәм тәрәзә куеп, түбәне яңарту, стенаны сайдинг белән тышлау каралган.
Ремонт эшләренә 2 миллион 800 мең сум акчаны республика бюджетыннан бирәләр.
фото: архив
Нет комментариев