Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә берәүдә ай буе каз йолкыганнар

Туймәт  хатын-кызлары бер айга якын, һәр көнне, каз өмәсенә йөрде, һәм бер үк хуҗага.

Әлмәттә яшәүче Ленар Вәлиев әтисенең туган авылы Туймәттә ташландык дуңгыз фермасын  сатып алып, үзенең шәхси эшен башлап җибәрде. Аны тәртипкә китереп, җәй көне 450 баш каз һәм 70 баш үрдәк бәбкәсе алып үстерде. Биредә төп эшләрне ул үзе башкара, ял көннәрендә икетуган энеләре ярдәмгә килә.

Үрдәкләрне көз башында ук  йолкып урнаштырганнар, ә казларны әле Яңа ел алдыннан гына чалып бетергәннәр.  Казларның 115 башын тере килеш алганнар, ә 300 ләбен хатын-кызлар яллап  йолкыткан яшь эшмәкәр.

-Казларны ферма янына урнаштырган махсус вагонда йолкыдык. Суючыга да, йолкучыларга да эш хакын каз түшкәләре белән түләде Ленар, - ди эшмәкәрнең апасы Җәмилә Гатина. - Түшкәләргә сорау бар, аның күп өлеше урнашты да. Халык су кошларының эч-башларын да алып бетерде. Мамык мендәрләргә дә хуҗалар табылып тора.

Ленарның киләчәккә планнары зурдан, грант отып, эшчәнлеген киңәйтергә,  алдагы  елда 2000 баш каз бәбкәсе алып үстерергә ниятли. Эшләре җайлы гына барса, бройлерлар үстерергә дә планы юк түгел.

Җәмилә Гатина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев