Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәттә бер көнне ике бина ишекләрен ачты

Августның соңгы көннәрендә бу авылда кунаклар еш булды. Биредә әүвәл, капиталь ремонттан соң, авыл җирлеге Советы бинасын ачтылар, аннан соң, бер үк көнне, яңартылган балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты “өй туе” уздырдылар.

Мөгаен, бик сирәк бала балалар бакчасына йөрергә яратадыр. Туймәт балалары да башкалардан аерылмый, “Бакчага барасыгыз киләме?”- дип сораган идем, дәшмичә генә, “юк” дигәнне белгертеп, башларын гына селкеделәр.

Ә менә әти-әниләр әлеге бинаның ачылуын түземсезлек белән көткәннәр.

-Бакча бик кирәк, - ди өч бала әнисе Мәдинә Әсәдуллина.- Төпчек улыбызга өч яшь, ул әле бакчаның нәрсә икәнен белми, ә менә олы балаларым яратып йөрделәр.

Бакча бинасы бик нык тузган, биредә күптәннән яхшы ремонт кирәк иде. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бирелгән,  бина танымаслык булып үзгәргән. Иркен, якты бүлмәләрдә 1,5 миллион сумлык яңа җиһазлар урнаштырылган. Янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү җайланмалары да бар. Урамдагы уен мәйданчыгы да балаларга ошамый калмас. 

-Без мондый шартлар турында хыялланмадык та, - ди озак еллар бакча мөдире булып эшләгән, инде лаеклы ялдагы  Рәсимә Хәйруллина. - Сабыйлар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә биредә уңайлы шартлар тудырылган. Республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт.

Яңа төс алган балалар бакчасында 15 сабый тәрбияләнәчәк. Шул ук көнне авылда республика программасы кысаларында төзелгән өр –яңа фельдшер-акушерлык пункты да үз ишекләрен ачты.  Ул заманча таләпләргә  туры килә, кирәкле мебель, җайланмалар белән җиһазландырылган.

30 елга якын авыл халкына хезмәт күрсәтүче фельдшер Халидә Сәхапова яңа пункт ачылуына аеруча сөенә.

-Бинаның урыны бик әйбәт, мәктәп, балалар бакчасы, авыл җирлеге Советы бинасы янәшәдә генә. Килеп-китеп йөрергә дә ансат, - ди ул.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов та, форсаттан файдаланып, төзелеш эшләренә, территорияне төзекләндерүгә өлеш керткән авылдашларына рәхмәтен белдерде.

Туймәтлеләрнең шатлыгын республиканың  Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да уртаклаштылар, авыл халкын бакча ачылуы һәм яңа ФАПлы булулары белән тәбрикләделәр, теләкләрен җиткерделәр.

Автор фотолары

Туймәттә ФАП һәм балалар бакчасы ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев