Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә ветераны машинага сирәк утырган

95 яшьлек Мәрьям әби әле дә оекбашлар бәйли, аларны балаларына, оныкларына бүләк итә, кунакларга да биреп җибәрә.

Йон җебеннән әле генә тагын бер пар оекбаш бәйләп куйган ул, моңа берничә көн вакыт җиткән.

- Гомер буе хәрәкәттә булдым, - ди Түбән Кәминкәнең иң олы кешесе. – Озак яшәүнең серен дә шунда күрәм. Без эшкә әллә кайларга, җәяү йөрдек. Кул белән ыргытып, машина-машина чөгендер төядек.

Озын гомерле якташыбызның тагын бер бәхете – хәзер төп нигездә яшәүче улы Мәхмүтнең хатыны Фәния белән инде 35 ел бик тату яшиләр икән. Серләре туры килә, барын да киңәшләшеп эшлиләр. Фәния – Туймәт кызы, Түбән Кәминкәдә хөрмәтле кеше. Әллә ничә ел ашханәдә эшләгән оста пешекче ул. Үткенлеге, чаялыгы да күренеп тора. Мәхмүт тә элек колхозда терлекчелек тармагында мактаулы белгеч булды.

Бүген Мәрьям Әюп кызы Задәйханованың 95 еллык юбилеенда алар турында, гомумән, бу гаилә турында мактап кына сөйләделәр.

- Үзең яхшы булгансың, күп нәрсә кешенең үзеннән тора, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов, Мәрьям әбине котлап. – Бу яшькә җитә алу – зур бәхет. Әле тагын күп еллар рәхәт яшәргә язсын. Сезгә Россия Президентының, район җитәкчесенең бүләкләрен дә тапшырам.

Юбилярны котларга район Советы депутаты Дамир Мәгъсүмов та килергә җай тапкан. Ул да бүләкләр белән, Мәрьям әбине, киләсе елда алдыру өчен, район газетасына да яздырган икән.

- “Безнең Чирмешән”нән хәбәрләр укыйм, - диде Мәрьям Әюп кызы. – Күзлекне сирәк киям. Телевизорга ис китми, алай да “Башваткыч” тапшыруын карарга тырышам. Намаз да укыйм.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков якташ әбинең шушы яшькә җитүе балаларының кадер-хөрмәт күрсәтүе нәтиҗәсе, Задәйхановларның күпләргә үрнәк икәнен әйтте.

Кадерле әниләренә Казаннан һәм Түбән Камадан кайткан уллары һәм кызлары, оныклары да бәйрәм теләкләре җиткерделәр. Билгеле, алар барысы да мул табын көйләүгә дә зур өлеш керткәннәр.

Сүз уңаеннан. Шәһит һәм Мәрьям Задәйхановлар биш бала үстергәннәр, тик берсе вафат булган. Гаилә башлыгы үзе дә күптән мәрхүм инде.

- Мине хөрмәтләп, зур бүләкләр белән килүегезгә рәхмәт, - диде юбиляр кунакларны үзе каршылап-озатып. – Мәңге дөнья рәхәтен тоеп яшәгез. Бүген тормыш бик җитеш бит.

Яхшы хәтерле, зиһенле Мәрьям  Әюп кызы элеккеге белән бүгенгене чагыштырып карарга ярата. Барын да үз башыннан кичергән, нужаны күп күргән буын вәкиле бит ул, сугыш елларында Ярославльдә торф чыгаруда да катнашкан.

Үткәндәгеләр, бүгенге рәхәт тормыш турында кичерешләрен, хисләрен такмак юлларына салып көйли якташыбыз.

...Әллә ничә баш эре мал да асраучы, суган үстерү буенча да нык остарган Задәйхановлар озакламый тагын бер мәш килеп алырлар -  казлары өлгергән, аларны урнаштырасы бар. Мәрьям әбигә дә “эш фронты” билгеле, ул, былтыргы сыман, йоны йолкынган түшкәләрнең “шырпыларын” йолкыр. Товар матур булырга тиеш бит.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

14

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев