Түбән Кәминкә авылында мунча янган
Түбән Кәминкә авылында мунчага ут кабып, бура корылманың түбәсенә һәм чабыну бүлмәсе өлешенә зыян булган.
Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, утны сүндерергә Бәркәтәдәге янгынга каршы аерым пост белгечләре бара. Алар килеп җиткәндә, мунча инде ялкын эчендә булган. Беренчел фаразлар буенча, ут мич төзексезлеге сәбәпле чыккан .
Әлеге уңайдан янгын күзәтчелеге белгечләре түбәндәгеләрне искә төшерә:
-мич агач стенага терәлеп тормасын, алар арасында ара калырга тиеш;
-төзек булмаган мичтән файдаланмагыз;
-мичне артык кыздырмагыз;
-мичне бензин яки башка тиз янып китә торган сыекчалар белән кабызырга ярамый;
-ягылган мичне караучысыз калдырмагыз;
-мич авызы алдында утын, кәгазь һәм башка янучан әйберләр калдыру да ут бәла-казасына сәбәп булырга мөмкин.
Надежда Костина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев