Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Тискәре“ каен останы да тыңламый

Гомер буе трактор, комбайн иярләгән Йосып абый Ибраһимов агач эшен дә кешедән эшләтмәгән. Түбән Кәминкәнең 76 яшьлек карты әле хәзер дә эш коралларын "кузгаткалап" ала. -Бер елны, яшь чакта, әтиләрдән аерылып чыгарга дип өй өлгертәбез. Бураны күтәреп, "ызба"ның башын яптык. Инде тәрәзә яңаклары кирәк. Колхозда эшлибез, түләп эшләтергә акча ягы...

Гомер буе трактор, комбайн иярләгән Йосып абый Ибраһимов агач эшен дә кешедән эшләтмәгән. Түбән Кәминкәнең 76 яшьлек карты әле хәзер дә эш коралларын "кузгаткалап" ала.

-Бер елны, яшь чакта, әтиләрдән аерылып чыгарга дип өй өлгертәбез. Бураны күтәреп, "ызба"ның башын яптык. Инде тәрәзә яңаклары кирәк. Колхозда эшлибез, түләп эшләтергә акча ягы саерак, - дип искә ала ветеран.- Шунда туган тиешле абзый белән бер "косякны" икәү ясап урнаштырдык. Калганнарын инде үзем башкарып чыктым.
Аннан яшь гаилә башлыгы тәрәзәләрнең рамнарын да "әвәли". Кулы остара бара. Йортны үзләре өлгертеп керәләр. Вакытында агач эшендә оста булган әтисе һәм Ибраһим бабасы тирәсендә кайнашу бик ярап куя Йосыпка.
Йосып Ибраһимов 50 елга якын механизатор булып эшли. "КДП"дан, халык телендәге "Ресторан"нан алып егәрле К-700не дә йөрткән. Авылда клуб салган елны шул егәрле трактор белән Чаллыдан кадәр кирпеч ташырга туры килә. Урып-җыю вакытында ул комбайнчы буларак та сынала.
Йосып бабайның остаханәсендә нинди генә эш кораллары юк. Циркуляркасы эшләп тора. Түгәрәкләп кыра торган агач станогы бар. Электрдан эшләүче кул ышкылары да бик җайлы.
-Агач эшләнмәләрен юкәдән ясарга ансат: йомшак бит ул. Урындыклар, өстәлләр каеннан нык була. Тик каенны сайлый белергә кирәк, "тискәре" каенны җиңеп булмый. Эче ап-ак булганнары яхшы. Элгәре зирек агачыннан әйберләр ясаштыра идем, урындыклар буялган кебек кып-кызыл килеп чыга иде,- ди оста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы

2
X