Түбән Кәминкәдә врачлык амбулаториясе төзеләчәк
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә врачлык амбулаториясе төзеләчәк

Киләсе елда Түбән Кәминкә авылында - модульле врачлык амбулаториясе өчен яңа бина, Керкәледә фельдшер-акушерлык пункты  төзергә планлаштыралар.

Район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, республикада модульле ФАПлар төзү программасы кертелгәннән бирле (2011 нче ел)  районның ун торак пунктында яңа  фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән.

-Әлеге мәсьәлә Түбән Кармалка авылында бик актуаль, - ди Лилия Шамиловна.- Монда фельдшер-акушерлык пункты бик иске, яңа бина кирәк. Кармыш авылында яшәүчеләр дә яңа ФАП сорыйлар. Киләчәктә  бу ике авылда да әлеге проблема уңай хәл ителер дип өметләнәбез.

фото: архив 


Нет комментариев