Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә ветеранының бүләген улына тапшырдылар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Түбән Кәминкә авылында гомер иткән Сәгыйрь Закировка “Александр Невский” орденының таныклыгы кайта. Тик аңа бу бүләкне үз кулына алырга насыйп булмый, ветеранның вафатына инде 37 ел узган.

1944 елның 9 августында 082/н санлы приказ нигезендә расланган бу бүләк - орденның таныклыгын ветеранның улы Рифгать Закировка Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

-Әлеге бүләкне апаның улы Рафил социаль челтәрләр аша эзләп тапты. Соң булса да, аны алуыбызга бик шатландык, - ди Рифгать Сәгыйрь улы. - Әтинең “Кызыл Йолдыз”, беренче дәрәҗә ”Ватан сугышы” орденнары һәм медальләре дә бар. Сугышчан батырлыгы өчен, әнисенә И.В. Сталин имзасы белән Рәхмәт хаты да килгән булган. Без боларның барысын да кадерләп саклыйбыз.

Сәгыйрь Закир улы 18 яшендә, 1942 елның 1 апрелендә Бөек Ватан сугышына алына. Алар районнан өчәү: Югары Чегодайдан – Гайсә Салихов, Туймәттән Рәшит Мортазин белән китәләр. Гайсә Салиховка яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый, ә Рәшит абый белән сугыштан соң да очрашып торалар.

Яшь егетләрне Ижевск урманнарында сугышка әзерлиләр, Владимир шәһәрендә минометтан атарга өйрәтәләр. Якташыбыз Ржев шәһәре янында сугышка керә, Смоленск, Великие Луки тирәсендәге бәрелешләрдә катнаша. Беренче Белорусия фронтында алар кабат Рәшит абый белән очрашалар.

-Әти стрелок, отделение командиры була, соңрак кече лейтенантлар курсында укып разведвзвод командиры сыйфатында хезмәтен дәвам итә. Шунда партия сафларына да алына. Алар Украина, Белорусия, Польша җирләрен азат итеп, Германиягә барып җитәләр. Берлинннан көньяк-көнбатышкарак китеп, Вольфсбург шәһәрен азат итәләр, - ди Рифгать абый. - Ул шәһәрне миңа да күрергә насыйп булды, 1974-1976 елларда Бург шәһәрендә хезмәт иттем.

Сәгыйрь абый Ерак Көнчыгышта да була, японнарны җиңеп, 1946 елның ноябрендә генә туган ягына әйләнеп кайта. Биш елга якын сугышта булып, ул җиде тапкыр яралана, шулардан тернәкләнә алмыйча 57 яшендә үлеп тә китә.

Сәгыйрь абый 1947 елда авылдашы Мөнирә белән гаилә корып бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Татар-Информ һәм архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X