Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалкада һәм Ульяновкада матбугат басмаларына актив язылалар

2018 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу өчен бер айдан да ким вакыт калды. Әлегә подписка планы 35 процентка гына үтәлгән.

Шул ук вакытта бу өлкәдә бик актив эшләүче элемтә бүлекчәләре дә бар. Түбән Кармалка бүлекчәсенә планны үтәргә күп калмаган. Ульяновка бүлекчәсе дә алардан аз гына калыша, тиешленең 61 проценты кадәр квитанция тутырганнар (план – 458).

-Халыкның күпчелеге “Наш Черемшан” газетасын алдыра, барлык басмаларның өчтән берен район газетасы тәшкил итә, - ди Ульяновка элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда Елистратова. - Киләсе яртыеллыкка 237 данә матбугат басмасына квитанция тутырсак, шуның 106сы район газетасына.

Ульяновка бүлекчәсе биш авылга (Ульяновка, Саминовка, Нагорный, Сосновка, Девичья Поляна) хезмәт күрсәтә, аларга дүрт хат ташучы матбугат басмалары тарата.

-Сосновка авылы хат ташучысы Надежда Тимирясова авыл халкына район, республика хәбәрләрен вакытында җиткерергә ашыга. Газета-журналларга яздыру кампаниясе вакытында да тырышып эшли, - ди бүлекчә начальнигы Надежда Валентиновна.

Башка авыллардагы кебек, биредә дә укытучылар газета-журналларны күпләп алдыра, пенсионерлар арасында да 10ар төрле басма алдыручылар бар икән. Ульяновкадан Людмила Ефремова бакчачыларга, төрле авыруларны дәвалауда киңәшләр бирүче газета-журналларга да заказ карточкалары тутыра, билгеле, район газетасын да яратып укый. Сосновкадан Нина Осипова 7-8 төрле басма алдыра.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев