Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайдан 5 яшьлек Камилгә Казаннан министр синтезатор җибәргән

Түбән Чегодай авылыннан биш яшьлек Камил Исламовка Яңа елга музыка коралы – синтезатор бүләк иттеләр. Сабыйның “Теләкләр чыршысы”на язган гозере шулай бик тиз үтәлде.

Равил һәм Алена Исламовлар өч бала үстерәләр Кечкенә  Динар әле бер айлык кына, аның апасы Арина, абыйсы Камил бар. Олылары - биш яшьлек Камил Кыш Бабайдан синтезатор сораган икән. Кыш Бабай исә әлеге теләкне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән тормышка ашырган. Алар җибәргән бүләкне иясенә район башлыгы урынбасары Рәшит Җамалтдинов илтеп тапшырды.

-Тирәбездә игелекле кешеләр күп, улыбызны елга берничә тапкыр дәваланырга йөртергә туры килде, шул вакытта безгә кемнәр генә ярдәм итмәде. Әлеге бүләк өчен дә зур рәхмәт, – ди нефтьче булып эшләүче гаилә башлыгы Равил.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева  Исламовларны эшчән нәселдән дип мактап алды. Әллә никадәр баш мал тоталар, зур йортлары эчтән дә, тыштан да ялт итеп тора.

-2011 елда йортыбыз янган иде, яңасын бик тиз өлгерттек. Анда да авылдашлар, туганнар, райондашлар нык булышты, бик зур рәхмәт, - ди Исламовларның  әниләре, оныкларның әбиләре Нурсинә апа.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев