Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодайда көтү чыкты

Бу авылда маллар үткән атна ахырында көтүгә чыкты. Тик чыбыркылы көтүчеләре юк, терлекләрне электр көтүчесе саклый.

Түбәнчегодайлылар үз көчләре белән 2018 елда электр көтүчесе сатып алганнар, үткән ел - тагын берне. Көтүлек өчен авылның ике ягында ике мәйдан бүленгән. Малларны берничә атна бер якка, аннан соң икенчесенә куалар. Электр көтүлегенә сыер, бозауларны хуҗалар чиратлап китереп ябалар, кич ачып чыгаралар һәм аккумуляторны алып кайтып, иртәгә кемнең чираты - шуңа тапшыралар.

Мал хуҗалары үткәргечләрнең өзелгән урыннарны ялгап, карап, төзәтеп торалар. Авылда барлыгы 84 баш мөгезле терлек исәпләнә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев