Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Чегодай буасы төзекләндерелде (+ФОТО)

Түбән Чегодай буасы төзекләндерүдән соң бөтенләй башка төс алды. Биредә "Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр" программасы нигезендә 1 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган. Район территориясендә 16 буа исәпләнә. Бүгенгә аларның тугызысы тулысынча төзекләндерелгән. Быел өч буа ремонт планына кертелгән булган. "Нурлат Мелиоводстрой" оешмасы Сосновка һәм Түбән Кәминкә...

Түбән Чегодай буасы төзекләндерүдән соң бөтенләй башка төс алды. Биредә "Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча мелиоратив эшләр" программасы нигезендә 1 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган.

Район территориясендә 16 буа исәпләнә. Бүгенгә аларның тугызысы тулысынча төзекләндерелгән. Быел өч буа ремонт планына кертелгән булган. "Нурлат Мелиоводстрой" оешмасы Сосновка һәм Түбән Кәминкә авыллары сулыкларын файдалануга тапшырган инде.
Кече Чегодай авылыннан ерак түгел урнашкан буада ремонт эшләре җәй башында башланган. Тиешле эш төрләренең барысы да башкарылган: суны агызу, боздан саклау һәм башка җайланмалар ясалган, задвижкалар алыштырылган, юлга вак таш салынган.
-Мин дә тынычланып калдым, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Яз җитү белән шул буа өчен гел борчылып йөри идем, Кече Чегодайны су басар дип курыктым. Хәзер инде бу проблема хәл ителде. Аннан соң бит район халкы бу буа буенда ял итәргә дә ярата. Быел монда су булмавы күпләрне борчуга салды.
Светлана Сарыймовна Казаннан килгән "Татмелиоводхоз" идарәсенең директор урынбасары Азат Рамазановка, подрядчы оешма хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде, бүләкләр тапшырды.
-Елына республикада 90 буа ремонтлана, - ди Азат Харрас улы. - Аларның күбесе арендага бирелгән. Минем арендаторларга үтенечем бар: алар сулыкларга җаваплы карасыннар иде. Вакытында суны агызсалар, вакында вак- төяк ремонт үткәрсәләр, буалар да озак хезмәт итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гидротехник Т.бән Чегодай буасы