Күтәмә авылыннан махсус операция зонасында хезмәт итүче Раил Шәрифуллинның әнисенә хәрәкәтләнү өчен бик кирәкле җиһаз тапшырдылар.
Сәләмәтлеге белән бәйле, Раушания Нәсыйх кызына хәрәкәт итүе кыен. Шунлыктан район Советы депутаты Юлия Николаевна Петрова аңа, кыска вакытлы ялга кайткан улы Раил аша, инвалидлар кресло-утырыгычы бүләк итте.
-Әлеге ярдәмчел депутатыбызга бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы Рамил Айбатов.
Нет комментариев