Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Светлогорск поселогыннан ун бала үстергән Селивановлар алтын туйларын билгеләделәр

Светлогорск поселогының мәдәният йортында гадәти булмаган кичә узган. Биредә әти-әниләрен, әби-бабайларын – Иван һәм Людмила Селивановларны алтын туйлары белән котлап, балалары һәм оныклары концерт оештырганнар.

Селивановларның юбилеена шактый халык җыелган. Әти-әниләре бәйрәменә аларның 10 балалары да гаиләләре белән кайткан. Ә төпчекләре, унынчысы, Андрей әлегә гаилә кормаган, ул туган нигездә яши, әти-әнисенең төп ярдәмчесе.

-Безнең әти-әни искиткеч яхшы кешеләр. Алар 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерәләр, безгә үрнәк булып торалар, - ди Селивановларның кызы, район тамашачыларына яхшы таныш Агриппина Рыбакова. – Әни озак еллар укытучы булып эшләде, әти урман хуҗалыгында хезмәт куйды. Бертуганнарым арасында төрле һөнәр ияләре: мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, филолог, тәрбияче, сатучы да бар.

Ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, ышаныч кирәк. 10 балага яхшы тәрбия биреп, аларны урнаштырырга, аякка басканчы ярдәм итәргә дә кирәк бит әле.

Селивановларны музыкаль гаилә дип тә була. Иван Николаевич гармунда уйнарга ярата, әниләре Людмила Григорьевна да җырларга оста. Гаилә белән җыелганда, Селивановлар бергә җырларга яраталар икән.

Балалары концертны “Ваня. Люда. Ихлас хисләр” дип атаганнар. Тамашачылар игътибарына 12 концерт номеры тәкъдим ителгән. Сәхнәдәге артистлар гел Селивановларның нәселеннән дисәң дә була... Кияүләре дә читтә калмаган, хөрмәтле әби белән бабайга шигырь багышлаган.  Балалар гына түгел, оныклар да, алар Селивановларның 19 ук, җыр – биюгә сәләтле. Сәхнәдә бер-берсен алмаштырып кына торганнар. Мондый бүләк тамаша залында утыручы әби-бабайны да бик сөендергән.

Биш дистә ел вакыт узса да, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, әле дә бик  матур яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев