Түбән Чегодай мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стенд урын алган.
Биредә яу кырларында һәлак булган, шулай ук сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан якташларның да, барлыгы 58 фронтовикның, фотосурәтләре урнаштырылган.
Стендны ясатуның чыгымнарын авыл халкы күтәргән.
-Фотолар куяр өчен әле буш урыннар бар, авылдашлардан тагын фотосурәтләр көтәбез, - ди мәдәният йорты директоры Рәмилә Дәүләтшина.
Нет комментариев