Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сосновка авылында бөтен җир матур

Шушы көннәрдә Сосновка авылына барырга туры килде.

Җәй азагында без ничектер чисталыкка бик игътибар бирмибез, чүп үләннәре дә иркеннәп үсә башлый. Сосновкада моңа юл куймыйлар. Гомумән, авылда матур, төзек, тирәләре җыештырылган, капкалары, коймалары матур ачык төсләргә буялган өйләр бик күп. Заманча, кирпечтән төзелгән йортлар да шактый күп монда. Иң мөһиме, авыл халкы чисталыкка, матурлыкка битараф түгел. Мәктәп һәм мәдәният йорты территорияләре генә ни тора! Биредә -чәчәкләр патшалыгы. Быелгы корылыкта аларны үстерү зур хезмәт сорый.

Дөрес, кайбер урыннарда чүп үләннәре дә күренгәләде, бөтенләй юк түгел, ләкин, гомумән алганда, Сосновка авылы миндә бик яхшы тәэсирләр калдырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев