Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминкада су проблемасы юк

Быел Шешминкада чиста су проблемасы юк. Монда һәм Андреевкада да  су линияләрен яңарткач, бу мәсьәлә җыеннарда да күтәрелми.

Чисталык ягыннан да алга китеш бар, урамнарда чүп үләннәрен еш чабалар. Дөрес, авылда буш йортлар тирәсендә тәртип саласы бар әле, тыкрыкларда да матурлык җитенкерәми.

Шешминкада элеккеге чиркәүне яңартып, булдыклы, бердәм булуларын дәлилли алдылар, әлеге дин йорты – авыл бизәге. Бина яны, авыл җирлеге Советы да урнашкан мәдәният йорты каршы шау чәчәктә. Матурны матур дисең инде.

Олы юлның Шешминка белән Андреевка арасындагы өлешен капиталь ремонтлаулары, яңа асфальт җәюләре дә бу төбәк халкы өчен зур эш, уңайлылык.

Җыенда чыгышлар күп булмады. Эш вакыты, кызу вакыт бит.

-Быел җирлектә әле бер туй да үтмәде, бер бала да тумады, халык саны кимүгә бара, - диде җирлек башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Җыенда сораулар бирмәсәләр дә, халыкны борчый торган проблемалар бар икән әле. Бочкарев урамы юлына таш булса да түшәргә кирәк, бу төбәктәге төп белем бирү учагы – Шешминка мәктәбе бинасы күптән капиталь ремонтка мохтаҗ.

Авылда кече ферма төзелешенә алынучылар юк. Почта тарату начарайган, чөнки бу эшне башкарырга теләк белдерүче юк. Кемдер табылса да, аның өчен эш шартлары тудырасы, иң әүвәл элемтә бүлегенең җылылык системасын ясарга вакыт.

Шешминка җирлеге дүрт торак пунктны берләштерә, алардагы 179 йортта 451 кеше яши.

-Башка авыллардагы җыеннарда авылларга алып керүче, урам эчендәге юллар торышыннан еш зарланалар, кызу көннәрдә кайбер йортларда чиста су да килеп җитми, - диде район Советының аппарат җитәкчесе Фәнис Камалов.

 

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев