Шешминкалылар Чуваш күпере янында чисталык өмәсе үткәрделәр
Безнең районда

Шешминкалылар Чуваш күпере янында чисталык өмәсе үткәрделәр

Шушма елгасы ярын чистартучылар соңыннан җыйнаулашып итле ботка белән сыйланды.

Васыйл Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге “На благо всем” коммерциячел булмаган автоном учреждениесе Шушма елгасы яр буен тәртипкә китерү буенча эш башлады. Алар “Безнең елга” проекты белән “Татнефть”  җәмгытенең  игелеклелек фонды грантын отканнар.

Васыйл Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге “На благо всем” коммерциячел булмаган автоном учреждениесе Шушма елгасы яр буен тәртипкә китерү буенча эш башлады: Ильшат Кадермиев фотосы

-Өмәләребзнең берсендә Шешминка мәктәбе укучылары катнашты. Унлап бала дәресләрдән соң килеп, Шушма елгасы буендагы Чуваш күпере янәшәсендәге чүп-чарны җыеп алдылар. Аннан соң укучылар белән, эштән соң, тәм-томнар белән чәй эчеп, итле ботка белән сыйландык, Шушма елгасының тарихы, киләчәге хакында сөйләштек, - диде  Васыйл  Әхмәтҗанов.

Алар “Безнең елга” проекты белән “Татнефть”  җәмгытенең  игелеклелек фонды грантын отканнар: Ильшат Кадермиев фотосы

Шушма елгасы буенда өмәләр әле дәвам иттереләчәк. Биредә ярларны ныгыту өчен агачлар утыртыла.  Яр буйларын камыштан, чүп-чардан чистарталар. Төп максат – елганы, аның экосистемасын саклау. Бу эшләргә “Андреевка” авыл хуҗалыгы  җәмгыяте дә җәлеп ителгән.

Биредә ярларны ныгыту өчен агачлар утыртыла: Ильшат Кадермиев фотосы


Нет комментариев