Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Сенатор Олег Морозов Чирмешәнгә килде

Шушы көннәрдә районга Федерация Советында Татарстаннан сенатор Олег Морозов килеп китте.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән Олег Морозов Чирмешән аграр техникумында да булдылар. Техникум директоры Владимир Островский кунакларны заманча җиһазландырылган кабинетлар һәм цехлар белән таныштырды.

Владимир Александрович сүзләре буенча, Чирмешән техникумында яңа уку елында 80 ләп студент һөнәр үзләштерәчәк. Алар арасында чирмешәнлеләр генә түгел, ә күрше Самара өлкәсе һәм Яңа Чишмә районы яшьләре дә бар.  Биредә техник-механик, эретеп ябыштыручы, пешекче, хисапчы, тегүче, машина йөртүче һөнәрләрен үзләштерергә мөмкинлек бар.

Олег Морозов үзе дә тренажерларны сынап карады. Гомумән, Мәскәү кунагы уку йортына югары бәя бирде, күргәннәрдән канәгать калды.

Олег Викторович шулай ук Чирмешәннең башка объектлары белән дә танышты.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X