Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Салкыннарда чирмешәнлеләрне ут белән аеруча сак булырга өндиләр

Салкын көннәрдә янгын чыгу очраклары арта.

Райондагы  янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин  бу чорда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

-газ, электр плитәләрен, электр җиһазларын кабызган килеш караучысыз калдырмаска һәм аларны балаларга гына ышандырмаска;

-электрүткәргечләр төзек булсын. Кыска ялганыш очрагында,  кичекмәстән электрны сүндерергә;

-кулдан эшләнгән, “кустар” җитештерелгән мичләрдән файдаланмаска;

-өйдә, квартирада температура  нык төшсә,  бер бүлмәне генә җылытырга тырышырга, электр  җылыткычларны анда гына кулланырга;

-электр җылыту җиһазларын  янмый торган аслык (кирпеч, мәрмәр,  керамика,  гипс) өстенә һәм яна торган әйберләрдән ерак куярга кирәк;

-балаларны  үзләрен генә калдырмагыз;

-ятакта тәмәке тартмагыз, бигрәк тә исерек хәлдә;

-ут чыккан очракта, кичекмәстән 01, 112, 2-57-01 яки 101 телефоннары буенча янгын сүндерүчеләргә шалтыратыгыз.  

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев