Сабыйларча сөенделәр
Туймәт авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авыл җирлеге Советы белән берлектә, быел да, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына Кыш бабайлы, Кар кызлы Яңа ел бәйрәме оештырдылар.
Кунаклар барына да сабый балалардай шатландылар, чәй табыны артында сыйландылар. Мөмкинлеге чикле якыннарын сөендергәннәре өчен, аларның тәрбияләүчеләре бәйрәмне оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев