Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Ромашка” бакчасында Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен билгеләп үттеләр

Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасында ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен билгеләп үттеләр.

Әлеге патриотик чарада малайлар һәм кызлар “Россия армиясенең хәрби көчләре” темасына презентация белән таныштылар, шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, эстафеталарда катнаштылар. Шулай ук, балалар һәм ата-аналар ясаган рәсемнәрдән тематик күргәзмә оештырылды.

- Мондый бәйрәмнәр балаларда патриотик хисләр тәрбияли, туган якка, илебезгә тугрылык, мәхәббәт уята, - диде “Ромашка” балалар бакчасы җитәкчесе Наталья Чернова.

Чарада РФ Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов,  ракета һәм артиллерия гаскәрләре лейтенанты Сергей Долгополов та катнашты.

Бәйрәм ахырында Анатолий Молоствов рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләрне грамоталар һәм буягыч китаплар белән бүләкләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев