Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район мәдәният йортында балалар өчен аерым Чыршы бәйрәме оештырдылар

Әлеге чарага күп балалы, опекун, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә алынган, мөмкинлекләре чикле якташларыбыз чакырулы иде.

Районның төрле авылларыннан килгән  кунакларны  кайнар чәй һәм тәм-томнар белән каршы алдылар. Аннан соң инде малайлар һәм кызлар район оешмалары оештырган уен мәйданчыкларына юнәлде: берәүләр  шахмат уйнады, рәсем ясады, кәгазьдән кар бөртекләре кисте, башкалар хәрәкәтчән уеннарга өстенлек бирде. Гомумән, бу көнне мәдәният йортының спорт залы Сабан туе мәйданын хәтерләтте. Абый-апалары бүләкләрне дә кызганмадылар, сабыйларның күңелен күрделәр.

-Без ел саен бу бәйрәмдә катнашабыз,- ди Лашманнан улы Рәмис белән килгән Екатерина Архипова. – Быел аеруча күңелле, улым  әле бер мәйданчыктан, әле икенчесеннән бүләк тотып  килә.

Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройларының – персонажларының  шаярулары да балаларга да,  әти-әниләр күңеленә дә хуш килде. Мәдәният йортында чыршы бәйрәменең болай ук купшы үткәне булмагандыр да?! Бергәләп эшләгәч, нәтиҗә дә матур килеп чыккан шул.  

-Бәйрәмгә 5 яшьлек Кириллны алып килдек, - ди Шешминкада яшәүче биш бала әнисе Елена Кандрова.- Аңа бик ошый. Бер тик утырмый, тартынмый, уеннарда да катнашты, менә хәзер чыршы янында күңел ача.

Сабыйларга ахырдан да яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар. Быел нефтьчеләр, район оешмалары  һәм учреждениеләре ярдәме белән 410 балага бүләкләр әзерләнгән. Чыршы бәйрәмендә катнаша алмаган сабыйларга аларны өйләренә барып тапшырганнар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә балаларны Кыш бабай котлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев