Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Нагорныйда да чиста су торбалар буйлап киләчәк

Быел Нагорныйда су челтәрләре файдалануга тапшырылачак

25 йортлы әлеге поселокта моңа кадәр суны коелардан гына алдылар.

- Андагы Нагорный һәм Жданов урамнарында да су торбалары җир астына салынды, өч урында янгын гидрантлары куелды, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. Алдагы көннәрдә елга аша торбалар саласы бар. Аннары линиягә су  да җибәреп булачак.

Нагорныйга чиста су Ульяновкадагы башнядан кудырылырга тиеш. Киләчәктә, Саминовкада да су челтәрләре сузылачагын исәпләп, тагын бер башня да бастырмакчылар. Саминовкада халыкны киләсе елда сулы итәргә планлаштыралар. Ульяновкада, Девичья Полянада, Сосновкада бүген су проблемасы юк. Аларда да элек суны коелардан, чишмәләрдән генә алсалар, соңгы 10-12 ел чамасы чиста су торбалар буйлап килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев