Әмир мәйданчыгы әлмәтлеләргә дә ошаган
Безнең районда

Әмир мәйданчыгы әлмәтлеләргә дә ошаган

Әмирдә дә балалар уен мәйданчыгы бар. Аны район булышлыгы белән алганнар.

Бүген монде бала-чага мәш килә. Кәмит, атынгычлар, комлык көндез дә, кич тә буш тормый диярлек.

-Бик кирәк иде мәйданчык, - ди улы Раил, кызы Алсу белән монда килгән Гөлназ Галиева. -Ирем Әнвәр Әмирдән булгач, Әлмәттән монда атна саен диярлек кайтабыз. Бу эшне кайгыртучыларга рәхмәт.

Элеккеге мәктәп урынында, урта һәм арт урамнар арасында куелган мәйданчык гадиерәк, аз комплектлырак. Бәлки әле ян-якларын, сукмакларны рәтләсәләр, матурлый алсалар, агачлар да утыртсалар, рәсемле плакатлар куйсалар ул бөтенләй зураеп, җитдиләнеп китәр.

-Бу өлкәдә эш бар әле, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

Автор фотолары


Нет комментариев