Әмир буасы төзекләнерме?
Безнең районда

Әмир буасы төзекләнерме?

Әмир буасын ремонтлыйлар дигән сүз байтактан йөри. Ләкин инде җәйнең икенче ае башланды, ә эш һаман башланмаган. Буада су да калмады. Алла сакласын, андый – мондый хәл килеп чыкса, су алыр урын да юк.

Әлеге хат уңаеннан, без Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

-Әмир буасын төзекләндерү быелгы программага кертелгән иде. Ләкин коронавирус пандемиясе килеп чыгу сәбәпле, байтак планнарга үзгәрешләр кертелде, - ди авыл җирлеге башлыгы. – Буа ремонты әлегә конкрет хәл ителмәгән, якын көннәрдә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тиешләр.

фото: архив 


Нет комментариев