Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында “Тансык” чишмәсенә яңа төс кертәләр

Әмир авылындагы “Тансык” чишмәсендә өлешчә ремонт үткәргәннәр. Биредә халыктан җыелган үзсалым акчасына юлдан коега алып бара торган сукмакка яңа брусчатка җәелгән.

-Киләсе елда биредә төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. – Чишмә тирәсен тәртипкә китерергә ниятлибез. Биредә ял итү урыны ясалачак, яңа эскәмияләр куярга планлаштырабыз, коеның ташлары да ишелә башлаган, анысын да яңарту күздә тотыла.

Шушы көннәрдә авыл халкы биредә өмә үткәргән: чишмә тирәсен җыештырганнар, төзелештән калган чүп-чарны чыгарганнар.

фото: Фәрхать Нуретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев