Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мөфти татулыкка өнди

Үткән шимбә көнне Чирмешәнгә зур кунаклар килде - Татарстан Республикасы мөфтие, диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз, мөфтинең киңәшчесе Равил Шәкүров, ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар белән элемтә буенча идарә башлыгы Марат Гатин район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыллары имамнары, мөгаллимнәре белән очраштылар. Агымдагы ел Татарстан Республикасы президенты...

Үткән шимбә көнне Чирмешәнгә зур кунаклар килде - Татарстан Республикасы мөфтие, диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз, мөфтинең киңәшчесе Равил Шәкүров, ТР Президенты аппараты каршындагы дини оешмалар белән элемтә буенча идарә башлыгы Марат Гатин район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыллары имамнары, мөгаллимнәре белән очраштылар.


Агымдагы ел Татарстан Республикасы президенты тарафыннан "Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау елы" дип игълан ителде. Республикабызның диния нәзарәте исә үз чиратында 2012 елны "Коръән" елы дип белдерде. Бу очраклылык түгел, быел изге Коръән китабының Россиядә тәүге тапкыр күпләп бастырылып чыгарылуына 225 ел тула. ул 1787 елда Санкт-Петербург шәһәрендә нәшер ителә һәм Россия мөселманнарына таратыла.

"Бу - илебез мөселманнары өчен зур, әһәмиятле дата.

Безнең бүгенге очрашу да "Коръән" елы кысаларында һәм Мәүлид ае уңаеннан оештырыла", - дип белдерде Татарстан Республикасы мөфтие Илдус Фәиз. Ул мөселманнар арасында татулык, иминлек, үзара аңлашып эшләү кирәклегенә дә басым ясады.

"Нинди авыр заманнарда да авыл халкы, кайчакта кача - поса, намазын укыган, дини бәйрәмнәрне уздырып, ислам йолаларын тиешенчә үтәгән, - диде Илдус хәзрәт. - Ә хәзер татар - мөселманга хас булмаган озын сакаллы егетләр мәчет картларына, мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү, сәдака тарату, кул күтәреп дога кылу - бидгать, ягъни дөрес түгел, сез исламны пычратасыз, дип гаеп такмакчы булалар, тавыш чыгаралар. Йөзләгән еллар буе бабаларыбыз саклап килгән йолаларга, дини кануннарга тугры калыйк, үз арагызга андый "фетнәчеләрне" кертмәгез, үз юлыгыздан барыгыз. Сезнең авылларда йолалар элек - электән ничек булган, шулай саклансын. Һәм, иң мөһиме, аларны яшь буынга тапшыруны кайгыртыгыз".

Илдус хәзрәт дәүләт белән диннең аңлашып яшәвенең дә зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. "Татарстан Республикасы президентының гаетләрдә халык арасына басып намаз укуы, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллинның безне хөрмәтләп кабул итүе - үзе үк моңа дәлил", - диде ул. Ил җитәкчелеге мөселманнарга киләчәктә дә ярдәм кулы сузарга әзер. Якын арада авыл мәчетләрен, мәхәлләсен карап, кайгыртып, дини йолаларны һәм белем бирүне оештырып торучы имамнарга хезмәт хакы билгеләнергә тиеш.

Гүзәлия Сафиуллина.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән