Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лицей укучылары Чирмешән турында мультфильм төшерергә булыша

“Век Татарстана – 2” халык проекты кысаларында “Татармультфильм” берләшмәсе иҗат бригадасы Чирмешәндә булып китте. Берләшмәнең рәссам-аниматорлары лицейда белем алучы, рәсем ясарга хирыс 100дән артык укучы белән очрашты.

Яшь рәссамнарга ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеоролик тәкъдим иттеләр, балаларның Татарстаныбыз тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен җанлы әңгәмә корып ачыкладылар. Аннан соң кунаклар мультфильмнарның ничек итеп зәңгәр экраннарга барып җитүе турында җентекләп сөйләделәр – мастер-класс күрсәттеләр.

Очрашуның практик өлешендә укучылар районыбызның истәлекле, күркәм урыннарын рәсемгә төшерделәр. Бу рәсемнәрнең иң уңышлылары район турында мультфильм төшергәндә файдаланылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр дә булачак.

-Үткән ел без һәр районның гербы турында мультфильм төшергән идек. Бу проектта 30 меңнән артык укучы катнашты, 2500 рәсем һәм 500 шигырь сайлап алынды, - ди берләшмәнең рәссам-аниматоры Айдар Вәлиәхмәтов. - Былтыр Россия рекордлар китабына кердек, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган проект белән быел үз алдыбызга Гиннес рекордлар китабына керү максаты куйдык. Республика районнары турында бәләкәй мультфильмнарның примьераларын сентябрь аенда тәкъдим итәргә планлап торабыз.

Мастер-класста катнаша алмаган укучылар үзләренең шигырь һәм рәсемнәрен түбәндәге электрон адреска юллый ала: konkurs.@вектатарстана.рф

Күбрәк фото: "Татармультфильм" Чирмешәндә (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Лицей