Лашман мәктәбе укучыларын район үзәгендә кунак иттеләр
Лашман урта мәктәбенең коррекцион сыйныфларында белем алучы укучылар район үзәгенә экскурсиягә килделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында узган бу чарада әүвәл балаларны үзәк китапханәгә алып керделәр. Алар өчен монда кызыклы уеннар, бәйгеләр әзерләгәннәр, укучылар аларда бик теләп катнаштылар, ахырдан, хәтта, бөтенесе бергә биеделәр дә. Китапханә каршында оешкан “Иҗат калейдоскопы” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар кунакларга үзләре ясаган кул эшләнмәләре бүләк иттеләр, китапаханә хезмәткәрләре дә татлы күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Районның инвалидлар җәмгыятендә дә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Үзләрен өстәл уеннарында, тренажерларда сынадылар, балалар сәнгать мәктәбе педагогы Наталья Султанова суда рәсем ясау буенча күрсәткән мастер-классны да бик кызыксынап күзәттеләр, кайберәүләр моны эшләп тә карады.
Сүз уңаеннан, Лашман урта мәктәбенең коррекцион сыйныфларында 31 укучы белем ала. Аларны бирегә районның төрле авылларыннан алып киләләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев