Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашманда мәшһүр авылдашлары Наил Шәйхетдиновны искә алдылар

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновка 1 мартта 80 яшь тулган булыр иде.

Ни кызганыч, ул нәкъ биш ел элек, безнең арабыздан китте. Мәрхүмнең туган авылы Лашман урта мәктәбендә аның истәлегенә багышланган кичәләр оештырдылар.

-Анда өлкән сыйныф укучылары, китапханәче, татар теле укытучылары Наил Шәмсетдин улының тормыш юлын һәм иҗатын кабат искә төшереп, презентацияләр, спектакльләрдән, шулай ук, шәхси тормышыннан  видеоөзекләр тәкъдим иттеләр. Мәктәп музееның “Авылыбызның күренекле шәхесләре” дип аталган почмагына сәяхәт оештырылды. Әлеге чаралар сәнгать дөньясында тирән эз калдырган шәхес Наил Шәйхетдинов рухына изге дога булып барсын. Аның таланты, үзенчәлекле, кызыклы образлары һәрвакыт авылдашларыбыз хәтерендә саклана, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илдар Мөбарәкшин.

фото: Лашман урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X