Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман остасы үз эшен башлаган

Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда бүгенге көндә өч йөздән артык кеше яңа салым системасында теркәлгән, алар арасында Лашман авылыннан Илшат Габдуллин да бар.

17 яшеннән эретеп ябыштыру белән кызыксына ул. Чирмешәндәге һөнәри белем бирү училищесын тәмамлый һәм үз эшен ачып җибәрә. Баштан үз гаражында, хәзер инде арендага алынган бинада тимердән эретеп ябыштырылган әйберләр ясый.

-Материалларны Әлмәт шәһәреннән кайтартам. Эш җаен, төрле схемаларны Интернет челтәреннән караштыргалыйм. Яңа технологияләр белән дә танышып барырга тырышам, замана белән бер аяктан атларга кирәк бит. Хәзер менә аргонлы эретеп-ябыштыру аппараты кулланам, - ди Илшат.

Инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән егет күбесенчә заказ буенча эшли икән,аеруча яз-көз, чәчү вакытында, ремонт эшләрен күмәртәләп башкара. Зур заказлар югында, вакыт бушагач, тимердән чәчәкләр, мунча пичләре дә ясый.

- Күптән хыялланган яраткан эшем белән шөгыльләнүемне әти-әнием дә хуплыйлар. Үзмәшгуль булгач мин моны шикләнмичә, рәсми төстә башкара алам. Беркем дә мине эшмәкәрлек эшчәнлеге белән законсыз рәвештә шөгыльләнә дип әйтә алмый, - ди Илшат.

Тулырак мәгълүматны сайтта табарга була www.tvoedelo.pro

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!!!