Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман мәктәбенә үлән чапкыч бүләк иткәннәр

Татарстанда быел да “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Чирмешән районы мәктәпләрен төрле елларда тәмамлаган укучылар да аңа теләп кушылды.

Лашман урта мәктәбенә элеккеге чыгарылыш укучылары бүләк ясау матур традициягә әйләнгән. Быелгы чыгарылыш класс укучылары мәктәпләренә бик кирәкле бүләк ясаганнар – триммер бүләк иткәннәр.

-Территориябез бик зур, аның тирәсен чабу, тәртиптә тоту өчен ул бик кирәк, - ди мәктәп директоры Наил Нуретдинов. - Бүләк - триммер безгә 2018 елгы чыгарылышны искә төшереп торачак.

Үткән ел Лашман мәктәбен төрле елларда тәмамлаган укучылар теплица алуда матди ярдәм күрсәткәннәр. Быел бу теплицада мәктәп ашханәсе өчен кыяр, помидор үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев