Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман фермерлары малларына кабак ашатмакчы

Мал асраучы кеше бәйләп куелган сыман. –Ә мин алай димим, теләгән җиребезгә барабыз, теләгән вакытта башка эшкә дә өлгерәбез, шулай көйләнгән, - ди Лашманда яшәүче Фәния Галимова.

Зарланмыйлар да алар, әйтерсең лә бер проблемалары юк.

-Әти дә, әни дә гомер буе фермада эшләделәр, - ди Рауфан Галимов. –Мал арасында үстек. Барын да үзебез булдырабыз.

Мал күп бу гаилә фермасында: 7 сыер, 2 үгез, 1 тана, 1 кечкенә бозау, ат һәм 12 сарыкны көн саен ашатырга, сөтне урнаштырырга кирәк.

Азыкны сатып алалар.

Бүген сыерлары көтүдә йөри, электр көтүче өчен бер башка ай саен 150 сум акча һич жәл түгел.

Галимовлар бу елның беренче кварталында гына да 174 мең сумлык, 9800 килограмм сөт сатканнар. Былтыр алган керемнәре – 570 мең сум.

-Бик тырыш кешеләр, ди алар турында район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. -–убсидия акчасына, ул чакта аның суммасы 200 мең сум иде, район биргән 147 мең сумга ферма кордылар.

-Тракторыбыз юк, төп булышчыбыз – ат, - ди Райфан Габделхай улы. –Бакчабыз әллә ничә. Быел бер урында кабак та чәчмәкче булабыз.

Галимовларның эш тәҗрибәсен күптән түгел башка районнар вәкилләре дә күреп, ошатып китте, алар бездә семинарда булдылар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев