Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман авылы халкының яртысы вакцинацияләнгән

Лашман авыл җирлегендә 60тан өлкәнрәк 152 пенсионер короновирустан саклану өчен вакцина алган.

-Авылда 900гә якын кеше исәпләнә, 580 якташыбыз короновируска каршы прививка ясаткан. Күпчелеге, 400 тән күбрәк кеше, прививканы авылда, фельдшер-акушерлык пунктына килеп кадаттылар, кайберәүләр өйләренә дә чакырдылар, - ди авыл фельдшеры Җәмилә Шәйхетдинова. – Авылда йорт саен диярлек йөреп чыктык, ни өчен короновирустан вакцинацияләнергә кирәклеген аңлаттык. Авылдашларның күпчелеге моңа уңай карый.

Әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган, авылда иң өлкән ир-атларның берсе, Нурислам бабай Шакиров һәм аның тормыш иптәше Фәһимә әби дә, фельдшерны өйләренә чакыртып, Covid-19га каршы прививка ясатканнар. 90нан узган Зәйнәп әби Нурәхмәтова да вакцинацияләнгән.

-Мәчеткә йөрүче бабайлар да пунктка кереп, короновирус инфекциясенә каршы укол кадаттылар, - ди авыл фельдшеры. – Прививка ясаткан кеше авыру йоктырса да, ул җиңел формада узачак. Алты айдан соң ревакцинация ясарга киңәш итәр идем. Мин үзем дә, иптәшем дә прививка да, ревакцинацияне дә яаттык.

Район үзәгендә генә түгел, авылларда да саклану чаралары үтәлешен даими тикшереп торалар. Җәмилә Мәслахетдин кызы әйтүенчә, авыл халкы битлек кияргә күнеккән инде. Кибеткә кергәндә дә, авыл мәдәният йортына чараларга килгәндә дә медицина битлеге турында онытмыйлар.

-Шулай ук кулларны сабынлап юарга яисә дезинфекция әберләре белән эшкәртергә кирәк, - ди медицина хезмәткәре. – Юылмаган куллар белән биткә кагылмаска тырышыгыз. Кешеләр күп булган урыннарга барудан тыелып калыгыз. Гаиләдә һәркемнең үз сөлгесе барлыгына инаныгыз; теш щеткаларын һәм башка шәхси гигиена әйберләрен уртак кулланырга ярамый. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен сакларга кирәк. Сәламәт яшәгез!

Сүз уңаеннан, 2021нче елны Лашманда алты бала туган, 30 кеше гүр иясе булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев