Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдә төлкеләр тынгы бирми

Алло, исәнмесез. Кадерле редакция, сезгә Күтәмә авылыннан шалтыратам. Без - Школьная урамында яшәүчеләр соңгы вакытта төлкеләрдән нык иза чигәбез. Ерткыч бер көнне бер күршебезнең биш тавыгын алган, икенче күршебез дүрт чебешеннән колак какты. Бер-берсен 250 сумга сатып алдык бит без аларны. Төлке, оятсызланып, урамда көпә-көндез үк йөри башлады. Каникулга шәһәрләрдән...

Алло, исәнмесез. Кадерле редакция, сезгә Күтәмә авылыннан шалтыратам. Без - Школьная урамында яшәүчеләр соңгы вакытта төлкеләрдән нык иза чигәбез. Ерткыч бер көнне бер күршебезнең биш тавыгын алган, икенче күршебез дүрт чебешеннән колак какты. Бер-берсен 250 сумга сатып алдык бит без аларны. Төлке, оятсызланып, урамда көпә-көндез үк йөри башлады. Каникулга шәһәрләрдән оныкларыбыз да кайта. Хайван котырган булып, аларны тешләсә...
Безнең бакча башларын агач куаклары басты, оялары шунда бугай төлкеләрнең. Зинһар, безгә ярдәм итсеннәр иде. Барлык урамдашларым исеменнән: Ольга Епифанова.

Ольга Николаевнаның үтенече уңаеннан Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськинаның фикерен белештек:
-Әйе, андый проблема бар. Бу уңайдан район аучыларына мөрәҗәгать иттек. Тик монда закон буенча чикләү бар: торак пунктта утлы корал куллану тыела. Моның өчен зур штраф каралган. Шулай да аучылар нинди дә булса чара күрергә вәгъдә иттеләр, чөнки сүз кешеләр куркынычсызлыгы хакында бара.
Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча республика идарәсенең район бүлеге начальнигы Фәрид Мәгъсумов әйтүенчә, төлкеләр саны безнең районда гына түгел, республикада да нык арткан. Шунлыктан, әлеге хайваннарның баш санын тиешле күләмдә тоту буенча актив эш алып барыла. Аучыларга, әйтик, районның Иске Сережкино авылына еш барырга туры килгән. Халык анда да төлкеләр азуына зарлана. Гомумән, махсус рөхсәт кәгазьләре нигезендә, районда ел башыннан 160 баш төлке атылган. Аучылар 2014-2015 елдагы ау чорында төлкеләр санын 232 башка киметте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күтәмәдә төлкеләр