Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә авылында быел берничә тапкыр өмә үткәргәннәр

-Бүген дә (пәнҗешәмбе көнне) һава торышы начар булуга карамастан, өмәгә чыктык, - ди авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина. - Әүвәл зур юл кырыеннан чүп - чарны җыеп алдык, аннан соң авыл урамнарын әйләндек, зират буен да чистарттык. Өмәләрдә, нигездә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр: авыл мәдәният йорты, фельдшер - акушерлык пункты, балалар...

-Бүген дә (пәнҗешәмбе көнне) һава торышы начар булуга карамастан, өмәгә чыктык, - ди авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина. - Әүвәл зур юл кырыеннан чүп - чарны җыеп алдык, аннан соң авыл урамнарын әйләндек, зират буен да чистарттык.

Өмәләрдә, нигездә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр: авыл мәдәният йорты, фельдшер - акушерлык пункты, балалар бакчасы, мәктәп, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре катнаша. Форсаттан файдаланып, аларга рәхмәтемне дә җиткерәм.
Берничә ел элек чисталык турында сүз чыкса, Күтәмәне тәнкыйтьләмичә калмыйлар иде, монда урамдагы терлек, чапмаган чүп үләннәре, җыештырылмаган төзелеш материаллары белән дә проблемалар булды. Соңгы вакытта күтәмәлеләрне үрнәккә китереп була. Авыл йөзе үзгәрде. Хәзер инде монда урамда йөрүче дуңгызны күрмәссең. Йортлар каршында, чишмә буйларына чәчәкләр утырта башладылар. Аңлату эшләренең файдасы булды, дип саный авыл җирлеге башлыгы. Бүген инде халыкның күпчелеге әйткәнне көтеп тормый, өй тирәсен җыештыралар, ел дәвамында тәртиптә тоталар. Юрий һәм Ирина Семайкиннар, Александр һәм Наталья Зориннар, Татьяна Терпужнова шундыйлардан.
-Бу исемлекне әле тагын дәвам итеп була, - ди Антонина Николаевна. - Шул ук вакытта әле кайберәүләргә кат - кат әйтсәң дә, өмәләргә чыкмыйлар, җыештырмыйлар. Кызганычка каршы, шундый җавапсыз авылдашларыбыз да бар. Аларны штрафка да тартырга туры килде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Күтәмә авылы чисталык