Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдән Тимофей Трофимов – бабай да, әти дә

Әккәрәйдә яшәүче Тимофей Трофимов ун көн эчендә бабай да, бишенче тапкыр әти дә булган. 7 июль көнне Трофимовларның, Чаллыда гаиләсе белән яшәүче, өлкән кызлары Таня малай таба, ә ун көннән соң әниләре Ларисаның бишенче баласы - кызы Маша туа. Сабыйга исемне әбисе, Ларисаның әнисе хөрмәтенә биргәннәр. 17 июль көнне Маша...

Әккәрәйдә яшәүче Тимофей Трофимов ун көн эчендә бабай да, бишенче тапкыр әти дә булган.
7 июль көнне Трофимовларның, Чаллыда гаиләсе белән яшәүче, өлкән кызлары Таня малай таба, ә ун көннән соң әниләре Ларисаның бишенче баласы - кызы Маша туа.

Сабыйга исемне әбисе, Ларисаның әнисе хөрмәтенә биргәннәр. 17 июль көнне Маша 3 килограмм 30 грамм авырлыкта туган. Район үзәк больницасыннан төпчек кызны каршы алырга Трофимовлар балалары, туганнары белән килгәннәр.
-Мин бик шат,- ди бәхетле әти.- Бу больницага бишенче тапкыр бала алырга киләм. Алла бирсә, соңгысы булмас. Без дә гаилә дә биш бала идек. Элек 10 - 12не тапканнар, үскәннәр бит. Тормыш башкача иде диләр, минемчә, бернәрсә дә үзгәрмәде. Иң мөһиме балалар сау - сәламәт булсын.
Трофимовларның икенче кызлары Нина да Чаллыда яши. Уллары: Олег 9нчы классны тәмамлаган, ә өч яшьлек Андрей әлегә балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы Тимовей - газ хезмәте эшчесе, Лариса "Алга" җәмгыятендә сыер савучы булып эшләгән. Үзләре дә малларны күп асрыйлар, берничә баш сыерлары да бар икән. Узган елны аларга сыер саву аппараты да биргәннәр.
Сүз уңаеннан, Әккәрәйдә быел, әлегә, ике бала дөньяга килгән. 2014нче елны җиде, алдагы елларда 10 - 12 бала туган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әккәрәй авылы бала туган