Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә нинди чик баганасы бастырганнар?

Чик буе гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан, 28 май - Чик сакчылары көне алдыннан бу авылда чик буе баганасы бастырдылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар.

Әлеге изге гамәл Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре һәм районы буенча чик буе гаскәрләре ветераннарының һәм запастагы чик сакчыларының иҗтимагый оешмасы рәисе, тумышы белән Әккәрәй авылыннан Сергей Евлеев инициативасы белән башкарылган. Әккәрәйнең запастагы чик сакчылары бу эшкә акча җыйганнар. Мемориаль үзәкне ачу тантанасына Чик сакчылары ветераннарының Идел буе федераль округы иҗтимагый оешмасы рәисе, Чаллыдан полковник Рафаэль Заһидуллин һәм Әлмәттән, Лениногорскидан кунаклар килде.

Әлеге хәтер почмагын ясауда һәм урнаштыруда актив катнашкан әккәрәйлеләргә чик сакчылары ветераннары һәм запастагы чик сакчыларының иҗтимагый оешмасыннан юбилей медальләре тапшырылды.

Тантанада авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты.

Лидия Квакова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев