Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә коену сезонын ачканнар

Бу авылда хәтта “моржлар” клубы да бар. 8 гыйнвар көнне авылдашлар Сөлчә елгасы яр буенда җыелганнар.

Монда бәке ясаганнар, аның тирәсен тотып алганнар, су төбенә тактадан идән җәйгәннәр, яр буеннан менеп-төшәргә баскычлар урнаштырганнар.

Көн салкын булуына карамастан, бәкедә  байтак кеше коенган. Тиздән 80 яшен тутыручы Раиса Квакова да беренчеләрдән булып су кергән.

Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, Нептун, русалкалар һәм башка әкият геройлары - персонажлары да килгән. Биредә чәй табыны да әзерләгәннәр, балык ашы - уха да пешергәннәр.

Районда Кач ману (Крещение) бәйрәменә, 19 гыйнварга каршы төндә биш урында бәкедә коенып булачак.

фото Аншлаг Аккиреева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев