Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Китап” радиосы Чирмешәнгә килә!

14 август көнне “Китап” милли радиосының “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән концертын чирмешәнлеләр дә карый ала.

Быел, 26 июньнән, башкалабызда 98,6 FM ешлыгында яңгыраучы «Китап» милли радиосы республиканың район һәм шәһәрләрендә әдәби-музыкаль автомарафонын башлап җибәрде. “Китап” радиосы, әле бик яшь булуына карамастан, зур популярлык казана. Ул “Татмедиа” җәмгыятенең уңышлы проектларының  берсе.

14 август көнне әлеге радио вәкилләре һәм кайбер яшь җырчылар Чирмешәнгә кунакка килә. Килми калмагыз, күңелле булачак!

Сезне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында 18.00 сәгатьтә көтеп калабыз. Чараны тамаша кылу бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X