Керкәледә – ФАП, Түбән Кәминкәдә врачлык амбулаториясе төзелә
Безнең районда

Керкәледә – ФАП, Түбән Кәминкәдә врачлык амбулаториясе төзелә

Керкәле авылында көзгә фельдшер-акушерлык пунктында “өй туе” уздырырга планлыйлар.

Биредә төзүчеләр эчке эшләрне башкара. Электр үткәргечләр уздырылган, санузел ясалган. Җылылык челтәрләрен сузарга һәм бераз бизәкләү эшләре калган. Аннан соң осталар ФАПның тирә-юнен төзекләндерәчәк, бина тирәсе койма белән дә тотып алыначак.

Түбән Кәминкәдә врачлык амбулаториясенең модуль бинасын җыеп куйганнар. Эш дәвам итә.

фото: архив

 


Нет комментариев