Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Керкәле янында ике машина бәрелешкән

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына авария булган урынга чыгарга туры килгән. 02 7нән 14 декабрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлекчәсенә 46 гариза һәм хәбәр кергән. 13 декабрьдә Керкәле янында "Деу Нексия" һәм "Приора" машиналары бәрелешкән. "Деу Нексия" шоферы һәм пассажир хатын-кыз (ул...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын-коткару хезмәте бригадасына авария булган урынга чыгарга туры килгән.

02 7нән 14 декабрьгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" муниципальара полиция бүлекчәсенә 46 гариза һәм хәбәр кергән.
13 декабрьдә Керкәле янында "Деу Нексия" һәм "Приора" машиналары бәрелешкән. "Деу Нексия" шоферы һәм пассажир хатын-кыз (ул Туймәтнеке) Әлмәт медсанчастена озатылган.
Район территориясендә булган калган ике авариядә кешеләргә зыян килмәгән.
"Чирмешән АГРО" җәмгыятенең Кече Чегодай авылы янындагы фермасыннан Утыз Имән кешесе бозау урлаган. Җинаять эше кузгатылган.
Нефтьчеләрнең Түбән Кәминкә янындагы объектыннан билгесез кешеләр 200 метрга якын кабель алып чыкканнар.
Кешегә кул күтәрүнең өч факты (Казанкада, Лашманда, Чирмешәндә), алкоголь продукциясе сатуның 2 факты теркәлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 78, участок инспекторлары 5 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Үткән шимбә-якшәмбе көннәрдә ашыгыч медицина ярдәмендә 36 чакырту теркәлгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, ОРВИ белән чирләүчеләр, югары температуралы балалар янына, ә 13 декабрьдә юл-транспорт вакыйгасы булган урынга барырга туры килгән.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 13 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария янгын сүндерүчеләр

2
X