Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанкада яшәүче оста ике көндә бер курчак бәйли

Үз һөнәре булган кеше бәхетледер ул. Матур әйберләр тудыручы алтын куллы кеше башкаларны да сөендерергә сәләтле. Казанка авылында яшәүче Анастасия Миронова шундыйлар рәтенә керә.

Бүген күп кеше вакыт юк дип зарлана. Әмма, теләгең булса, барысына да өлгерергә мөмкин. Авыл җирендә яшәп, дүрт бала тәрбияләүче Анастасия Миронова шуңа мисал. Йорт эшләреннән кала ул яраткан шөгыленә дә вакыт таба - амигуруми техникасында төрле мультфильм геройларын – персонаңларын курчак итеп бәйли. Әлеге уенчыклар белән иң элек үз балаларын сөендергән.

Әнием кечкенәдән бишэнә белән бәйләргә өйрәтте, аннан мәктәптә укыганда ыргак белән эшли башладым, - ди Анастасия. - Беренче уенчыкны ярты ел элек улыма бәйләдем, аның яратып караган “Өч песи” мультфильмы геройларын.

Бер уенчыкны кул остасы якынча ике көндә ясап бетерә икән. Схемаларын Интернет аша карый, җепләрне дә шуннан заказ белән кайтарта.

Уенчыклардан кала бала киемнәре, нәни башмаклар да бәйли. Ул җитештергән әйберләр башка шәһәрләргә дә китә. Шушы көннәрдә генә уенчык куян баласын Самара ягына җибәргәннәр.

Мироновлар гаиләсендә дүрт бала. Олысы мәктәптә укый, калганнары балалар бакчасына йөри.

Гаиләдә бала күп булганлыктан, мультфильмнарны да еш карарга туры килә, хәзер исемнәрен дә истә калдырдым инде. Һәр баланың яраткан персонажы бар,  алар шул уенчык персонажны кулларына алгач бик шатланалар. Ирем минем бәйләүгә сокланып карап тора, ничек шулай җиңел генә җептән уенчыклар ясыйсың, дип гаҗәпләнә. Теләгән эш белән шөгыльләнүнең бер авырлыгы да юк, ул кәефне дә күтәрә, җанга да рәхәтлек бирә, - ди Анастасия.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев