Чирмешән якташлык җәмгыяте республикада эш алып баручы якташлык җәмгыятьләре арасында мактаулы өченче урынны алды.
2026 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советында 2025 ел йомгаклары буенча якташлык җәмгыятьләре арасында республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чарада ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм ТР Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.

Казанда һәм Чаллыда эшләүче муниципаль районнар һәм шәһәр округлары якташлык җәмгыятьләре арасында конкурс 2017 елдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Быел 15 якташлык җәмгыяте лауреат булды.
Якташлык җәмгыятьләре эшчәнлеге муниципаль хакимият белән республика районнарыннан чыккан кешеләр арасында нәтиҗәле диалог булдыруда мөһим роль уйный. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү, гуманитар йөкләр җыю һәм авыр тормыш хәлендә калган якташлары белән эшләү аеруча мөһим. Якташлык җәмгыятьләре социаль миссиядән тыш, мәдәни-агарту эше белән дә актив шөгыльләнәләр: иҗат кичәләре, милли бәйрәмнәр, хәйрия концертлары, күргәзмәләр һәм ветераннар белән очрашулар оештыралар.

Очрашу кысаларында «Чирмешәнлеләр» якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова оешманың уңышлы проектларын тәкъдим итте һәм хезмәттәшләре белән эшнең нәтиҗәле алымнары белән уртаклашты.
Нет комментариев