Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта яшәүче Мөбирдиннар күркә дә асрыйлар

Кармыш авылында яшәүче Ильяс һәм Гөлгенә Мөбирдиннар 16 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, көн саен көтүгә биш сыер куалар.

Мөбирдиннар сөт җыючы Флер Әхмәтҗановка көн саен 50-55 килограмм сөт тапшырып, ай саен 17-18 мең сум акча эшлиләр. Алар мини-ферма төзелешенә дәүләт тарафыннан бирелүче 100 мең субсидия дә алганнар. Терлекчелек белән җитди шөгыльләнәләр. 50 гектар җирләрендә маллар өчен азык үстерәләр. Печән әзерләргә үз техникалары бар.

-Бөтен эшне үзебез башкарабыз. Кызу вакытта туганнар да ярдәмгә килә, - ди Ильяс.

Уңган хуҗалар эре терлек белән генә чикләнмиләр, ел саен кош-корт: каз, үрдәк алып үстерәләр. Әнә быел, тәҗрибә өчен, күркәләр алганнар.

-Авылда күркәләрне бер апа асрый, -ди Ильяс.- Берсе – берсе 18 килограммга җитә дип сөйли. Аларның ите дә файдалы, диетик. 21 көнлекләрне алып кайттык. Билгеле, беренче көннәрдә аерым игътибар сорыйлар. Кошларга абзарда иркен урын ясадым. Махсус азыкларын Яңа Чишмәдәгә даруханәдән барып алам. Эремчекне дә яратып ашыйлар.

Әле бит Ильяс Хәсән улы хөкүмәт эшендә дә хезмәт куя, авыл мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкара. Булганнан бар да була дигәндәй, ул монда да эшен җиренә җиткереп башкара. Мәдәният учреждениесе тирәсен тәртиптә тоталар, төрле чаралар оештыралар, авыл үзешчәннәре районкүләм чараларда да чыгыш ясыйлар, бәйгеләрдә, смотрларда призлы урыннар яулыйлар. Гөлгенә балалар бакчасында эшли, көнне аяк өстендә уздыра. Әле өйгә кайтып та, ял итәм дияргә юк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев